Дөньяда Җирнең иң тирән борауланган урыны Кола ярымутравының Заполярный шәһәреннән ерак түгел җирдә урнашкан. Совет белгечләре, Җирне 12 километр 262 метр тирәнлеккә тишеп кереп, дөнья рекорды куйды.
Бораулауны 1970 елда башлыйлар һәм ул дистә елдан артык дәвам итә. Галимнәр, Җир астында салкын булачак, дип фаразлаган. Әмма 5 чакрым тирәнлектә температура Цельсий буенча - 75, ә 12 километрда 220 градуска күтәрелгән.
Белгечләр җир астындагы гранит катламыннан соң базальт булырга тиеш дип санаган. Ә чынлыкта гранит катламы фаразланганнан берничә тапкыр калынрак булып чыккан һәм аның астында архей гнетек токымы киткән.
Моннан тыш, Җирнең 3 чакрым тирәнлегендәге токымнарның Ай грунтына тәңгәл килүен ачканнар. Бу Айның Җиргә астериод бәрелүдән барлыкка килү теориясен раслый.
Бораулау вакытында киң җәмәгатьчелек өчен сер булып калган хәлләр дә булган, диләр. Җир астыннан коточкыч акыру тавышлары ишетеп, галимнәр шаккаткан. Кайберләре, тәмугтан килгән тавышларны ишеттек микән, дип фаразлаган хәтта. Булмас, димә...