Авылда күпләр бәрәңгене көрәк, сәнәк белән алмый икән.
Ата-бабаларыбыз печәнне чалгы белән чапса, хәзер аны махсус җайланма белән чабалар. Печәнне әйләндерү, җыю җайланмаларын да әллә кайчан уйлап таптылар.
Инде менә бәрәңгене утырту, күмү һәм алу җайланмасын да күпләр киң куллана икән. Мотоблокка махсус җайланманы көйләп куялар да бик тиз арада эшне тәмамлап та куялар.
Бу хакта Интернет челтәрләрендә урнаштырылган видеоязмалар аша белеп була. Бу ысулны бик уңайлы, диләр.