+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
29 август 2019, 08:12

"Убыр" балалар Һиндстанда да туа икән!

Кичә моңа кагылышлы яңалык куйган идек инде. Аларга табиблар "гипертрихоз" дигән диагноз куя икән.

Кичә моңа кагылышлы яңалык куйган идек инде. Аларга табиблар "гипертрихоз" дигән диагноз куя икән.
Урысчага ул "синдром оборотня" дип тәрҗемә ителә. Ягъни "убыр синдромы"...
Һиндстаннан Лалит Патидарның шушы чир аркасында бөтен йөзе йон белән капланган.
Лалитта бу авыру тумыштан. Мәктәп укучысының чәчләр белән бөтен йөзе капланган.
13 яшьлек малай мәктәптә шактый популяр, әмма кайчагында таныш булмаган кешеләр аңа таш ата. Шуңа да карамастан, ул үзенең тышкы кыяфәтенә күнеккән һәм үзен уңайлы хис итә.
Киләчәктә Лалит полицейский булырга һәм «барлык каракларны һәм җинаятьчеләрне төрмәгә утыртырга» җыена. «Мин намуслы полицейский булып акча эшләргә һәм шул рәвешле әти-әнием турында кайгыртырга телим», - ди ул.
Таиландта яшәүче 17 яшьлек Супатра Сусуфан (Supatra Susuphan) да гипертрихоз белән интеккән, кияүгә чыккан. 2010 елда ул Гиннессның рекордлар китабы версиясе буенча «дөньядагы иң чәчле кыз» исеме алган.
Читайте нас