+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
2 сентябрь 2019, 17:39

Бур дип аюны куган

Якутиядә авыл хуҗалыгы предприятиесен саклаучы 28 яшьлек кыз ниндидер тавышка складлар янына барса, кемнеңдер качып китүен абайлый.

Якутиядә авыл хуҗалыгы предприятиесен саклаучы 28 яшьлек кыз ниндидер тавышка складлар янына барса, кемнеңдер качып китүен абайлый.
Угрыга исәпләп, ул аны куа китә. Бервакыт йөгерүче туктап, аның алдына торып баса. Караса, аю!
Кыз әйләнеп кирегә чаба башлый. Аю аны куа. Ниндидер бер мизгелдә хәтта аркасын тырнап төшерә. Кыз ачыргаланып кычкыргач кына куркып кирегә йөгерә.
Менә шундый кыю кызлар яши Якутиядә.
Читайте нас