+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
4 сентябрь 2019, 08:51

Елизавета II “королеваны күргәнем юк”, дип шаярткан

Шотландиядәге Балморал король замогы буйлап йөргән Америка туристларының бер төркеме Бөек Британия королевасы Елизавета II белән очраша, тик аларның берсе дә аны танымый.

Шотландиядәге Балморал король замогы буйлап йөргән Америка туристларының бер төркеме Бөек Британия королевасы Елизавета II белән очраша, тик аларның берсе дә аны танымый.
Ул вакытта 93 яшьлек королева каравыл офицеры Ричард Гриффин озатуында парк буйлап йөргән була. Тыйнак кием кигән, башына яулык бәйләгән һәм гади карчыкка охшаган кешене күргән туристлар аны ил монархы дип уйламыйлар да. Әңгәмәдәшләренең кем икәнен белмичә, алар аның белән сөйләшә. “Сезгә королеваны кайчан да булса күрергә туры килдеме?” - дип кызыксыналар. Елизавета II бу сорауны көтмәгән була. Шуңа да карамастан, королева югалып калмаган. Янәшәдә торган Гриффинны күрсәтеп, ул: “Королеваны күргәнем юк. Менә бу полицейскийга аның белән очрашырга туры килде”, - дип җавап бирә. Ричард Гриффин королева гаиләсен саклауда 30 елга якын эшли. Соңрак ул журналистларга сөйләвенчә, туристлар Елизавета II белән бераз сөйләшеп, арытаба киткәннәр.
Балморал замогы 1852 елдан бирле Бөек Британия корольләренең резиденциясе булып тора, анда туристларны кертәләр.
Читайте нас