Максим Мухин “Гаҗәеп кешеләр” программасы герое да булган. Мәскәүгә әнисе белән барган һәм үзенең мөмкинлекләрен күрсәткән. Өч яшьтә урыс, башкорт, испан, инглиз, француз һәм кытай телләрендә ирекле сөйләшә ул.Әнисе Рәйсә Яруллина белдерүенчә, өйдә алар урыс, башкорт һәм инглиз телендә аралаша. Яшь полиглот чит ил кешеләренә экскурсия үткәргән һәм аларга динозаврлар турында сөйләгән.