Һәм 17 көн югалып торганнан соң Салаватта пәйда булган.
33 яшьлек Ринат 25 август кичендә документларсыз, телефонсыз, акчасыз велосипедта йөрергә чыгып китә һәм гаип була. Волонтерлар аны Питердан эзли, ә ул Башкортстанда табыла.Егет үзе бәйләнешкә чыккан. Баксаң, шушы 17 көндә ул туганнары яшәгән Салават шәһәренә кайтып җиткән икән.
Аның бөтен туганнары диярлек монда яши. Ул үзе монда туган, аннары ата-анасы белән Себергә чыгып киткән, аннан Питерга кайтып төпләнгәннәр. Ринат туган ягын сагына һәм көннәрдән беркөнне Салаватка кайтып китәргә була...
Ул бөтен юлны диярлек велосипедта үтә. Аның тәгәрмәче тишелгәч, автобуска күчеп утыра. Акча белән юлчылар ярдәм итә.