Ул кулына үлгән иренең исемен яздырган.
Тату-мастер янына барырга аңа картлар йортында эшләүчеләр ярдәм иткән. Күптән түгел аның ире вафат булган. Әби аның белән 70 ел бергә яшәгән һәм аның истәлегенә татуировка эшләткән.
Гомумән, ул күптән татуировка ясатырг хыялландым, дип белдергән. Татуировка эшләү остасы аның янына өлкән яшьтәге кеше килгәнен күргәч, татуировканы бушка ясаган.
Әйтергә кирәк, әбигә рәсем бик ошаган. Ул соңрак тагын бер татуировка ясатачагын белдерде.