Барлык төр ризыкларның да организм өчен үзенчәлекле файдасы бар. Ә менә идеаль ризык нәрсә ул, дигән сорауга: "Йомырка!" дип җавап бирергә мөмкин икән. Беренчедән, ул һәрвакыт сатуда бар. Икенчедән, бу ризыкны әзерләү бик җиңел. Өченчедән, анда протеин күп. Ә ул, билгеле булуынча, безнең организм өчен бик мөһим матдә.
Кайбер белгечләр йомыркада холестерин күп булганга, аны йөрәк авырулыларга ашарга кушмый. АКШның Коннектикут диетология университеты доценты Кристофер Блессо әйтүенчә, йомыркада туклыклы матдәләрнең һәммәсе дә бар. Ә холестерин организмга кирәк матдә, аның күбәюе генә зарарлы була. Шуңа күрә, һәр нәрсәдәге кебек үк, йомырка ашаганда да, чама белү кирәк. Һәр көн ашамасаң да, ул безнең рационда даими булырга тиеш.