Алар артистның туган көнен Франция башкаласы Парижда үткәргән.
Евгений Петросян 74нче туган көнен олылап үткәрмәде, әмма барыбер күп кенә акчасын бетергән. Ул үзенең сөяркәсе Татьяна Бурхунова белән Парижга ял итәргә барган.
Алар Франциянең иң кыйммәтле кунакханәсендә тукталган. Артистның сөяркәсе иң кыйммәтле эчемлекләр һәм ашамлыклар гына сатып алган. Гомумән, бер атналык ял өчен артист ярты миллионнан күбрәк акча бетергән.
Бу яллар артистның кесәсенә нык кына бәргәндер ул. Чөнки әлеге вакытта ул үзенең элекке хатыны Елена Степаненко белән суд аша аерыла һәм алар бергә эшләгән акчасын куллана алмый.