Хатыны утын ярганда, гармун уйнап, "Җомга"ны җырлап утырган абзыйның видеосы популярлык яулый.
Мессенджерларда кызыклы видео тарала. Бер ир, хатынының утын ярганын карап, "Җомга" җырын җырлап утыра. "Син булмагач, тальян гармун кемнәр уйнатыр инде" дип җырлаганда, ул көлеп тә җибәрә, "кемнәр утын ярыр инде" дип үзгәртеп тә ала. Хатыны исә ирнең гармун уйнап утырганына карамыйча, зур-зур пүләннәрне яруын дәвам итә.
Мессенджерларда бу видеодагы ирне гаепләмиләр. Ничек төшерелүеннән чыгып, бу шаярту максатыннан махсус төшерелгән видеодыр, ир кызык өчен генә шундый ялкау образындадыр дип язалар.
Бу хакта "Интертат.ру" хәбәр итә.
Шяртуы да бар, шаяртмаска да мөмкин. "Диван" чире белән авыру ирләр белән ил тулы бит, "пүлән" чирен йоктыручылар да булмас дип әйтеп булмый.