+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 октябрь 2019, 17:47

Дөньяның иң чибәр баласы - Алинә Якупова

Фамилиясенә караганда, ул татар кызы булырга тиеш.

Фамилиясенә караганда, ул татар кызы булырга тиеш.
Daily Mail Британия басмасы хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән Алинә Якупова - дөньядагы иң матур бала. Ул тавыш бирү конкурсында җиңү яулаган.
Материалда билгеләп үтелгәнчә, Алинә модель бизнесында дүрт яшеннән бирле һәм Yudashkin kids, Gloria Jeans , Monnalisa Kids кебек брендлар белән эшләргә өлгергән инде. Кыз турында танылган журналлар язган, ә аның Instagramдагы рәсми сәхифәсендә 25 меңнән артык абунәче исәпләнә.
«Алинәнең уңыш сере аның гүзәллегендә генә түгел, яшь булуына карамастан, киеренке эшендә һәм даими үсештә дә», — дип сөйли аның агенты Роман Кухарь.
Әле кызга алты яшь.
Читайте нас