+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 октябрь 2019, 07:10

4 яшьлек Тамерлан Ситдыйков 40 тел белә

Теле ике яшьтә генә ачылган.

Теле ике яшьтә генә ачылган.
Дүрт яшьлек казанлы Тамерлан Ситдыйков, әти-әнисе әйтүенчә, 40тан артык телне белә.
Һәрхәлдә, ул шулкадәр телләрнең алфавиты белән якыннан таныш.
Ул хәрефләрне 10 айлык чагында таный башлаган. Бер яшендә исә урыс һәм инглиз алфавитларын өйрәнүгә керешкән. Шунысы кызыклы, аның 2 яшькә җиткәндә генә теле ачылган. Тәүге сүзләре «Отцы и дети» булган. Тургеневның шушы исемдәге китабын кочаклап йөргән ул. Шулай ук 2 яшеннән яза башлаган, ярты елдан кроссвордлар чишүгә тотынган.
Ул татарча җырлый, шигырьләр сөйли. Татар алфавитында аңа аеруча”Ү” һәм “Ө” хәрефләре ошый икән. Бу хакта “Бизнес онлайн” хәбәр итә.
Читайте нас