+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
27 октябрь 2019, 13:15

Кешенең "синең язмышың" икәнен ничек аңларга?

Моны белү өчен эзотериклар берничә нәрсәгә игътибар итәргә куша.

Моны белү өчен эзотериклар берничә нәрсәгә игътибар итәргә куша.
Ул сезнең тормышта барлыкка килү белән яшәвегез җиңелләштеме?
Мәсәлән, ул сезнең авыр сумкагызны күтәрешеп кайтамы, йөгереп килеп алдыгызда ишекне ачамы, гомумән, ихтирам билгеләрен еш күрсәтәме?
Биргән вәгъдәләрен башкарамы? Аның белән булгач, сез ешрак көлә башладыгызмы? Аның сезне еш күрәсе киләме? Проблемаларыгыз турында еш сорашамы? Күңелле сюрпризлар ясыймы? Сез аның янында киеренкелек, уңайсызлык кичермисезме?
Әгәр бу сорауларның барысына да “әйе!” дип җавап бирә аласыз икән, димәк, юлыгызда очраган кеше сезнең язмышыгыз! Ә иң төпле киңәш – йөрәгегезне тыңлагыз, ул алдамас!
Читайте нас