Миңнәр язмышны ничек үзгәртә?
Эзотериклар, миңнәр барлыкка килү - тормыштагы якын үзгәрешләргә, дип ышандыра.
Туганда кешенең миңе булмый. Алар соңрак барлыкка килә башлый. Бу уникаль “штрих-код” искиткеч зур уңышлар яисә күңелсезлекләр, авырулар да алып килергә мөмкин икән. Борынгылар да, миңнәр юкка гына барлыкка килми, дип ышанган.
Барысы да миңнәрнең кайда булуына бәйле. Белгечләр фикеренчә, миң ирләрдә – уң якта, хатын-кызларда сул якта булса яхшы. Киресенчә булса, ирләрдә – хатын-кыз, хатын-кызларда ирләр сыйфатлары арта башлый, имеш.
Кытайда миңнәр буенча кешенең язмышын да укырга мөмкин дип ышаналар.
Аяктагы миңнәр кешенең практик, “җир кешесе” булуы, ә куллардагы миңнәр еш килеп торучы уңышлар хакында сөйли икән. Иң бәхетлеләрнең миңнәре аркасында яисә җилкәсендә була, ди. Миңен күрә алмаган кешенең язмышы бик яхшы була, имеш...