Сезнең лотерея уйнаганыгыз бармы? Төрле саннар куясыз да отыласызмы?
Дөрес эшләмисез. Әнә Америкада берәү 13 ел буе лотерея билетлары сатып алган һәм аларга гел бер үк саннарны язган. Бу саннар бервакыт башына килгән дә даими куллана башлаган.
Һәм менә бәхет: көннәрдән бер көнне әлеге саннар аңа 323,8 мең доллар китергән.
Аңа кадәр Американың Мэриленд штатында берәүнең ярты елда ике тапкыр лотереяга акча отуы билгеле булган иде. Икесендә дә ул бер үк саннарны: әнисенең үлгән көне датасын куллана.