+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
30 октябрь 2019, 10:38

Ир-егетләрдә өч сыйфат мөһим

Хатын-кызлар иң беренче шуларга игътибар итә.

Хатын-кызлар иң беренче шуларга игътибар итә.
Әгәр гүзәл затлар үзенә гомер юлдашын акыл һәм хис белән сайлый, дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Алар инстинктларга таяна. Кызларны егетләрдә, гадәттә, өч сыйфат җәлеп итә.
Көчле затның максаты булырга тиеш. Нәфис затлар үзенә һәм үз гамәлләренә ышанган ир-егетләргә тартыла.
Ир-егетләрнең стресс хәлендә үзен ничек тота белүе дә мөһим. Бер кыз да “чүпрәк” белән мөнәсәбәтләр корырга теләми. Ничек кенә авыр булса да егетләр сынауларны лаеклы үтә белергә тиеш.
Һәм, әлбәттә, өченче мөһим фактор – акча. Кызганычка каршы, бүгенге заманда ансыз мөмкин түгел. Барыбыз да тәмле ашарга, затлы киенергә, матур яшәргә, сәяхәт итәргә яратабыз. Ә ир кеше җитәрлек акча эшләмәсә, бу мөмкин түгел...
Читайте нас