+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
6 ноябрь 2019, 06:05

Арт санга сугу буенча бәйге барлыгын белә идегезме?

Мондый турнир беренче мәртәбә Русиянең нинди шәһәрендә үткән?

Мондый турнир беренче мәртәбә Русиянең нинди шәһәрендә үткән?

Омскида. Анда баганада биюче Елена Мишагина җиңгән, дип яза "Известия".
Турнирда барлыгы дүрт кыз катнашкан, алар биш мең сум өчен көрәшкән. Кызларны ике командага бүлгәннәр. Бәйге шартлары буенча, бер кыз икенчесенең арт санына мөмкин кадәр көчле итеп сугарга тиеш булган. Көчле итеп суккан очракта кыз бер адым алга атларга тиеш булган.

Бәйгене оештыручылар аңлатканча, мондый турнир идеясен алар Мәскәүдән алып кайтканнар. Бәйгегә 65 килограммнан артмаган кызлар гына кертелгән.

"Зур булмаган, җыйнак кызларны керттек, матур булып күренсен дидек", - дип сөйләгән алар журналистларга.
Читайте нас