Чит илләрнең берсендә арыслан янына вольерга кергән хатын үзе полиция хезмәткәрләренә барган.
Сентябрьдә булган бу хәлне әлегә кадәр беркем дә аңлата алмаган иде. Көз башында хатын зоопаркта арыслан янына кереп биегән. Җанвар бу тамашаны бик озак карап торган, ләкин хатынга тимәгән.
Берникадәр вакыттан хатын кибеттән нәрсәдер урлагач кына аны полиция хезмәткәрләре тота. Шунда ул барысын да сөйләп биргән дә инде.
Хатын билгеләвенчә, аның эчке дөньясы бик нык үзгәргән. Һәм хәзер ул үзен арыслан дип хис итә башлаган. Хатын моны җаннарның башка объектларга күчүе белән аңлаткан.