+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
11 ноябрь 2019, 11:00

Логопед этен сөйләшергә өйрәткән...

Ул инде 29 сүз белә.

Ул инде 29 сүз белә.

Америкада яшәүче логопед 16 ай эчендә этен сөйләшергә өйрәткән. Стелла кушаматлы эт ашарга һәм эчәргә сорап кына калмый, махсус җайланма ярдәмендә үзенең хис-тойгыларын да белдерә ала.Логопед Кристина Хангер зур кнопкалар белән такта ясаган, аларның һәркайсы аерым сүз аңлата. Баскач алар тавыш чыгара. Девайста этләр өчен мөһим — “бар”, “уйнарга”, “йөгер” командалары гына түгел, ә эмоциональ халәтне аңлатучы “бәхетле”, “усал” кебек сыйфатлар да бирелгән. Кыз, шулай ук, Стелла, Кристина һәм Джейк (хуҗабикәнең кияве) исемнәре өчен берничә төймә дә урнаштырган.
Эт “Парк, яратам сине, урамга чыгыйк” дигән төймәләргә басып, үзенең ни теләгәнен аңлатып биргән.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас