Бу билге астында туып, гаилә корган кешеләр үзләрен нинди язмыш көтәчәген белә микән?
Астрологлар билгеләвенчә, гаиләдә ир дә, хатын да Кәҗәмөгез булса, бу гаиләдә тынычлык булмаячак икән.
Ә менә кайсы гына билге астында туган кеше Кәҗәмөгезгә өйләнсә, аны чиксез бәхетле тормыш көтә, ди. Бу гаиләдә һәрвакыт гармония хөкем сөрәчәк.
Ышансагыз, ышаныгыз, ләкин гаилә уңышсызлыкларыгызда йолдызнамәне генә гаепләргә ашыкмагыз. Кеше – үз тормышын үзе коручы.