+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
14 ноябрь 2019, 15:20

...Суда йөзәләсеңме?

Сыерлар сигез чакрым еракка йөзеп киткән.

Сентябрь аенда АКШның Төньяк Каролина штатына "Дориан" ураганы шактый зыян китерде, үлүчеләр булды, кайберәүләр хәбәрсез югалган.
Табигать казасы штатның Седар утравын да урап үтмәгән. Биредәге көтүлектә йөргән сыерлар юкка чыккан.


Ике айдан соң аларны Седардан 8 километр ераклыкта урнашкан паркта тапканнар.


Милли парк хуҗалары әлеге хайваннарның ураганнан соң бирегә йөзеп килүләрен хәбәр иткән.
Читайте нас