Астрологлар киңәшенә колак салыгыз, кызлар.
“Хатын-кыз колагы белән ярата” диләр. Дөрес түгел, ир-егетләр дә матур сүзләргә битараф түгел. Әгәр дә сөйгәнегезне сөендерәсегез килә икән, бу киңәшләр сезгә, кызлар.
Кучкар ир-егетләр үзләренең тышкы кыяфәтенә бик игътибарлы. Аларның күзләренең матурлыгын, гәүдәсенең төзлеген һәм башка шуңа охшаш комплиментлар әллә нинди туң йөрәкле кучкарны да эретә ала.
Үгезбозаулар үзләрен бик акыллы, дип уйлый. Шуңа күрә аларның аң-белеменә игътибар итегез.
Арысланнар башкалардан аерылырга ярата. Кызлар, “Минем синең кебек кеше күргәнем булмады”, - диюегез дә аларга җитә.
Кәҗәмөгезләрнең җитдилеген сызык өстенә алырга кирәк. Шулай ук, аларның сезгә булган җаваплылыгы турында да әйтергә онытмагыз.
Балыкларга комплиментларны күпме әйтсәң дә күп булмый. Монда фантазия гына җитсен!