+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 ноябрь 2019, 13:50

Койрыкмаңгай уйный да уйный...

Гарип хайваннар приютында үзенчәлекле көчек яши.

АКШның Миссури штатында каза күргән һәм авыру хайваннар приютында 10 айлык урам эте яши. Аның үзенчәлеге шунда, көчек ике койрыклы. Икенчесе - маңгаенда.
Ветеринарлар көчекне рентген аша тикшергәннәр, маңгай койрыгы баш сөягенә һәм мускулларга тоташмаган, димәк, көчек маңгаенда уңайсызлык яисә авырту тоймый. Шулай ук ул маңгай койрыгын белән чебен куалмый, кешеләр алдында табигый койрыгын болгап юхалана. Ул сәгатьләр буена уйнарга ярата, дип язалар АКШның социаль челтәрләрендә.
Читайте нас