+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
20 Ноября 2019, 07:50

Кемдер акча ташлап китә...

Пакетны кеше күрерлек урында калдыралар.

Бөек Британиянең Блэкхолл-Кольери авылы халкы аптырашта – кемдер авылның кеше күп йөри торган урыннарында акча салынган пакет ташлап китә.
2014 елдан башлап шундый 12 очрак теркәлгән. Һәрчак анда 2 мең фунт була (170 мең сум чамасы).
Авыл кешеләре пакетны табалар икән дә, “бәлки, кемдер югалткандыр”, дип, полициягә илтеп бирәләр. Әмма берәү дә акча югалу турында хәбәр итми. Шуннан соң акчаны аны тапкан кешегә кайтаралар икән.

Полиция дә, кешеләр дә хәзер: ”Кемдер безнең авылга шулай итеп ярдәм итәргә уйлый, әмма аның үзен белгертәсе килми”, - ди.
Читайте нас