Туйга ни бүләк итәргә дип аптырамыйбыз моннан соң, берәр матур гына чынаякны бәреп ватабыз да, кыйпылчыгын алабыз да барабыз.
Ваһапов фестивале лауреатлары, күптән түгел кавышкан Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинаның тәүге гаилә концертында көтелмәгән вакыйгалар күп булды. Аның икенче өлеше тамаданың: "Үләм, бетәм, үләм, бетәм", - дип кычкырулары белән ачылды. Кәләшне урлаганнар! Азат никтер шундук Рәнистән шикләнде. Тегесе исә: "Миңа синең хатының нигә кирәк, үземнеке бар өйдә", - дип акланды. Барысы Гөлсиринне эзләргә кереште.
Кәләшне Венера Ганиева табып алып керде. "Бу ни хәл бу, абау! Ходам, ничә еллар буе күз карасы күк саклап, яклап йөрткән Мамадыш җимешемне ялгызын фойеда таптым, ник Гөлсиринемне югалтып йөрисең?" - дип тиргәп атты Азатны. "Ачыгыз-ачыгыз бүләгемне, тизрәк ачыгыз", - дип бик олы тартма бирде яшьләргә. Венера Ганиева "Туй күлмәге кигән кыздан көнләшеп лә үләрлек..." дип җырлый торды, ул арада яшьләр тартманы ачарга маташты. Җыр буе теге олы тарма эченнән бүләк эзләде Азат белән Гөлсирин, тамашачы, аягүрә басып, авызын ачып, теге бүләкнең тартмадан чыкканын көтә. Менә яшьләр нәрсәдер тартып чыгарды. Уч төбенә сыярлык тартма. Эчен ачып карасалар... Шаккаткыч! Тартмада бармак башы кадәрле кыйпылчык! Яшьләрнең авызы ачылды, тамашачының исе китте, Венера Ганиеваның гына сөенече эченә сыймый, шатлыгыннан сикерми генә инде.
- Бу кыйпылчык - бик серле нәрсә. Заманында патша бүлмәләрен бизәп торган венецианская ваза кыйпылчыгы ул. Бервакыт Италиядә аукционда шул вазаны сатып алдым, сатып алдым да төшереп ваттым. Кыйпылчыкларын җыеп алдым. Хәзер шәкертләремнең туйларына барганда бер кыйпылчыкны алам да бүләк итәм, алам да бүләк итәм. Шушы кыйпылчык сезне саклап йөртер, туры юл күрсәтер, - дип бүләген тапшырды яшь парга Венера Әхәт кызы.
Венера ханым һәм оригинальлек бер көндә тугандыр, мөгаен!
Бу хакта тулырак:
http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/tuyny-bishenche-k-ne-g-lsirinne-kem-elatkan/