Һәрхәлдә аларның арасында кайчандыр көчле мәхәббәт булган.
Барый Алибасов белдерүенчә, алар өйләнешергә теләгән, ләкин бу никах укылмый калган. Әле Русиягә София Ротару концертлар белән килергә җыена, дигән сүзләр йөри. “Мөмкин булса, мин аның белән очрашыр идем”, — дигән Барый. Һәм Ротару килгәч, танышына шалтыратырга кушкан.
Ротаруның Русиягә концертлар белән килүенә караш төрле. Депутатларның кайберсе бу концертларга бармаска өнди. Янәсе, Ротару Русия турында начар сүзләр әйткән. Алибасов фикеренчә, җырчының сәяси позициясе белән сәхнәдәге эшчәнлеге арасында бернинди бәйләнеш юк. Иҗатны сәясәт белән бутарга ярамый.