Мәскәү өлкәсендә сыерларга чынбарлыкны үзгәртә торган күзлек кидереп эксперимент үткәргәннәр.
“Күзлекле сыерлар үзләрен иркен тота, өркү-мазар күзәтелми”, - ди ветеринарлар.
Терлекләрнең үзенчәлекләреннән чыгып программаланган бу күзлекләр аша алар елның теләсә кайсы фасылында хәтфә үләнле көтүлек күрә икән.
Чит илләр тәҗрибәсе күрсәтүенчә, шуның нәтиҗәсендә сыерларның кәефе күтәрелә, сөте арта, сөтнең сыйфаты да яхшыра ди.