Кичә башкалада күпләр нәкъ менә шундый билгесез очучы объект күрде. Республиканың башка төбәкләрендә дә күренгән ул. Ә Салават шәһәрендә аның эчендә яшел башлы кешеләр дә бар иде, диләр... Марсианнармы әллә?
Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның иң популяр версиясе буенча, таныш булмаган объект - «Тополь М» ракетасы эзеннән калган балкыш. РИА Новости мәгълүматларына караганда, нәкъ шул вакытта Әстерхан өлкәсендә «Капустин Яр» полигоныннан аны һавага очырганнар.
"Ракетаның хәрби өлеше Казахстандагы "Сары-Шаган" полигонында шартлы ноктага килеп төште», - диелә киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәрендә.
Уфа планетариеннан алынган мәгълүматларга караганда, 6 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр төнге күкне Леонид агымның тиз метеорлары иңли. Алар ак яки зәңгәрсу метеорлардан гыйбарәт, араларында күктә берничә секунд эчендә яктыртыла торган эзләр калдыручы бик якты метеорлар да бар.
Их, тагын марсиан түгел икән болары...