+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
9 декабрь 2019, 03:55

“Безгә әле монда яшисе...”

“Йетилар” кешеләргә караганда күпкә сәләтлерәк һәм акыллырак”, — ди тайга урманчысы

“Йетилар” кешеләргә караганда күпкә сәләтлерәк һәм акыллырак”, — ди тайга урманчысы

— Ләкин безнең якларда башка төрлерәк хәлләр дә булып тора, — дип дәвам итте сүзен урманчы Николай Степанович. — Мин күрше урманчылыкта эшләгән егетләрне бик яхшы белә идем. Анда урманны бөтенләй карамаучы, кунакка килгән түрәләр өчен табын әзерләп, аларның күңелләрен күрергә тырышучы бер урманчы эшли иде. Көртлекләрне, башка киек кошларны исәп-сансыз атты, балыкны да кармаклап түгел, динамит белән шартлатып кына ала иде — олы кунаклар өчен ни генә эшләмисең!
Шулай бервакыт урманчылар поселогында яшәүче берәү әлеге урманчының рация аша ярдәмгә чакырып кычкыруын ишеткән: ул шулкадәр коточкыч итеп кычкырган ки, әйтерсең лә аның тәнен тураклаганнар! Аннары элемтә өзелгән. Ярдәм бригадасы шунда ук тайгага юл тоткан. Берничә сәгатьтән урманчыны йорты янында тапканнар. Ул үле, чәчләре исә ап-ак булган, ачык күзләре белән күккә карап яткан. Тәнендә исә бернинди дә яра, сыдырылган урын да тапмаганнар — ул йөрәге ярылып үлгән. Аның ниләр кичергәнлеген күз алдына да китерү мөмкин түгел, ләкин күпне күргән сунарчылар әйтүенчә, тайга Хуҗасы урманда яшәп тә аңа корткычларча мөнәсәбәттә булган бәндәләргә шундый җәза бирә...
Николай Степанович, сөйләүдән туктап, тәмәкесен кабызды.
— Ләкин кем соң ул Хуҗа? — дип сорады Валентин. — Ул берәр җанвармы, әллә кыргый кешеме?
— Бернинди дә җанвар түгел ул,— диде Коля дәдәй. — Галимнәр исем кушканча, “гоминид” та түгел. Һәм алар аны беркайчан тота да алмаячаклар, чөнки ул синең белән миннән күпкә зирәгрәк тә, акыллырак та. Аның белән очрашканы булганнар белә: Хуҗа үзен күрергә ничектер рөхсәт итә. Ничек икәнен белмим, бәлки, уй белән белдертәдер. Ләкин, шул ук вакытта, үзе теләмәсә, син аны күрә дә алмыйсың. Аннан ике метрда үтеп китүең ихтимал, ләкин син аны күрмәячәксең. Бервакытта да аның күзләренә карарга ярамый һәм аны “Хуҗа” дип кенә әйтергә ярый.
Кайчак ул үзе күренми, ләкин сиздерә: хәзер сиңа урманда булу бернигә дә кирәк түгел, моннан тиздән сыпырт! Үзем берчак тыңламаган идем, үземне бик начар хис иттем, көчкә кайтып егылдым. Шуннан соң сунар да, балыкка баруым да уңмады. Аның каравы, икенче тапкыр китәргә кирәклекне сизү белән сыпырттым. Һәм тайгадан чыгып җитәрәк ул миңа урманны ачып күрсәтте! Син, Валька, моның нәрсә булганын күз алдына да китерә алмыйсың! Тирә-якта бөтен нәрсә шундый чагу төсләр белән уйный башлады ки, мин мондый балкышны аңа кадәр дә, аннан соң да беркайчан да күр­гәнем булмады! Бу нибары бер­ничә минут дәвам итте, ләкин мин һәм­мәсен дә аңлый идем — һәр агачны, һәр үләнне, һәр бөҗәкне, урманны бер­бөтен тере организм итеп тойдым!
Бу төш тә, ниндидер күренеш кенә дә түгел иде. Минем тыңлау­чанлыгым өчен Хуҗа миңа берничә минутка дөньяны, урманны ачып күрсәтте!
— Коля дәдәй, димәк, син аның белән очрашкансың?
— Үзем — юк, ә менә минем улым Костя — әйе! Ул урманны кечкенәдән биш бармагы кебек белде, бүредән дә, аюдан да курыкмады. Ләкин бервакыт сазда җиләк җыйганда галәмәт зур эз күргән, аюныкы гына түгел. Ул эз аның күз алдында сытылган, батып кергән. Шуннан соң Костя өйгә таба элдерткән һәм башкача беркайчан да тайгага чыкмады. Ә теге эз күз алдында акрын гына сытылып кереп, сай гына су астындагы мүктән һава куыкчыклары күтәрелеп чыгып барган. Костя саз уртасында япа-ялгызы басып торган, ә янәшәдә генә күзгә күренми торган Хуҗа атлаган...

Данис Дәүләтханов әзерләде.
(Интернет челтәреннән).
(Ахыры. Башы гәзитнең 29 ноябрь санында).


Читайте нас