+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 декабрь 2019, 03:05

Көнләшмә син миннән, көнләшмә...

Көнләшү, өзә ул бәгырьне.

Көнләшү, өзә ул бәгырьне.

Русиядәге көнчел кешеләр яши торган биш шәһәрнең берсе Уфа икән.Zoom.Mаrket агентлыгы хәбәр итүенчә, аналитиклар үткән айда илнең 25 шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызларның үзара мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен сорау юллау үткәргән. Шул сорауларга җавапларны анализлаганнан соң, Казан, Махачкала, Сочи шәһәрләрендә ифрат көнчел кешеләр яши, дип нәтиҗә ясый аналитиклар.
Шулай ук Уфа белән Пермь дә алардан калышмый икән. Ә менә Чиләбе, Саратов һәм Санкт-Петербургта парларның үзара мөнәсәбәте нигездә ышанычка корылган, дип яза "UfacityNews".
Фото Социаль челтәрдән
Читайте нас