+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
11 декабрь 2019, 08:45

Корпоративка нәрсә кимәскә?

Алда – Яңа ел корпоративлары. Күпләр анда барганда ни-нәрсә кияргә белми баш вата. Белгечләр киңәшләренә колак салыгыз.

Алда – Яңа ел корпоративлары. Күпләр анда барганда ни-нәрсә кияргә белми баш вата. Белгечләр киңәшләренә колак салыгыз.

Кыска күлмәк яратасыз икән, аны тән төсендәге оеклар һәм итекләр белән кимәгез! Кыска итәк белән караңгырак төсле оеклар һәм җиңелчә аяк киеме кирәк. Ә итексез булдыра алмасагыз, итәк озынлыгы итекнең кунычына кадәр булсын.
Корпоративта бик кыска, сылашып торган яисә артык ялтыр-йолтыр килгән, түбән декольтелы күлмәкләр урынсыз. Аларны клубларга йөргәндә кияргә була. Корпоративка аз гына булса да тыйнаграк вариантлар сайлагыз.

Идәнгә кадәр төшеп торучы кичке күлмәкләр дә корпоратив өчен түгел, дип ышандыра белгечләр. Миди озынлыгын (балтырның уртасына кадәр) сайласагыз, отылмассыз.

Корпоративка кием сайлаганда акчагызны янга калдыра аласыз. Эшкә кия торган чалбар яисә итәкне ниндидер бер бәйрәмчә блузка белән кияргә мөмкин, я булмаса соңыннан эшкә дә киеп була торган киемне чагу аксессуарлар белән бизәргә була.
Читайте нас