+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
15 декабрь 2019, 07:05

Кибет таларга килгән дә, оялып, чыгып йөгергән

Бер үсмер косметика кибетен таларга маташкан.

Бер үсмер косметика кибетен таларга маташкан.
Бу хәл Коми Республикасының Воргашор бистәсендә булган. Сәүдә ноктасын күзәтү камерасыннан видеоязма социаль челтәрләрдә дөнья күрде.
Үсмер кибеткә пистолет белән килгән һәм, акча таләп итеп, сатучыларга яный башлаган. Күрәсең, корал уенчык булып чыккан, сатучы кызлар аңа игътибар да итмәгән.
Шуннан соң үсмер аларның берсенә пистолетын төби, тик җавап итеп тегесе аны... телефонга төшерә башлый. Нәтиҗәдә, егет, гарьләнеп чыгып чаба.
Кибет директоры соңрак полициягә гариза язуын белдергән.
Читайте нас