+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
20 декабрь 2019, 16:00

Вертолеттан бер миллионлык машинаны ташлаганнар

19 декабрь көнне Петрозаводск шәһәренең «Пески» аэропортына ике яшь егет гадәти булмаган үтенеч белән килгән.

19 декабрь көнне Петрозаводск шәһәренең «Пески» аэропортына ике яшь егет гадәти булмаган үтенеч белән килгән.
Алар "Mercedes G-Class" иномаркасын ташларга ниятләп, вертолетны арендага алырга булган. Мондый машинаның якынча бәясе - бер миллион сум.
20 минут очкан өчен 250 мең сум акча түләп, мәскәүлеләр 300 метр биеклеккә күтәрелгән. "Гелендваген"ны каты троска бәйләп куйганнар һәм тиешле югарылыкта аны кискәннәр. Машина, очып китү полосасына эләкмичә, аэропорт территориясенә килеп төшкән.
Мондый гадәти булмаган «краш-тест»ның сәбәбе ир-атларның зур контракт өчен бәхәсе булып чыккан. Пари шартлары буенча, җиңелүчегә шундый кыю юл белән автомобилен юкка чыгарырга туры килгән.
Кайчандыр кыйммәтле машинаның калдыкларын металл сыныгына алып киткәннәр.
Читайте нас в