+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
24 декабрь 2019, 15:50

Быел “Ирония судьбы...” фильмын карамыйча калмагыз!

Русиялеләргә беренче тапкыр яңартылган "Ирония судьбы, или с легким паром!" фильмын күрсәтәчәкләр.

Русиялеләргә беренче тапкыр яңартылган "Ирония судьбы, или с легким паром!" фильмын күрсәтәчәкләр.

"Русия" телеканалы режиссер Эльдар Рязановның "Ирония судьбы, или с легким паром!" фильмын яңарткан һәм аның яңа версиясен тулы HD сыйфатында беренче тапкыр күрсәтәчәк. Бу хакта РБК телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итә.Фильм классик версиясеннән "чагу төсләр һәм төгәл детальләр" белән аерылып торачак. "Русия" телеканалы вәкиле сүзләренә караганда, реставрацияләнгән тасманы күрсәтү датасы һәм вакыты якын арада билгеле булачак.
"Ирония судьбы, или с легким паром!" фильмы беренче тапкыр 1976 елның 1 гыйнварында күрсәтелә. Лента чын-чынлап популярлык яулады, аны һәр елны Яңа ел төне алдыннан күрсәтәләр.
Бу фильм Мәскәү табибы Женя Лукашин белән Ленинград укытучысы Надяны бергә очраштырган гаҗәеп очрак турында сөйли. Төп рольләрне Андрей Мягков, Барбара Брыльска һәм Юрий Яковлев башкарды.
Фото: Stihi.ru
Читайте нас