Анда артистның хатыны Миләүшә иреннән көлә. Данир спортзалга, яки берәр кая җыена башласа, хатынын аптырата икән: «Миләүшә, кая минем трусик, кая минем носки? Миләүшә, кая минем форма, кая минем су сала торган савыт һәм сумка?" Ә иң соңгысы: „Кая минем каеш?“ (ә ул, һичшиксез, кызыл булырга тиеш!).
Һәрнәрсәдән кызык таба торган артист үзе исә, иң гаҗәбе - инде бөтенләй җыенып бетеп чыгып киттем дигәч кенә өйдә телефон онытылып калганы беленә, дип өстәп куя.
«Телефоның гына булса ярар, акчаңны да, тутырылган сумкаңны да калдырып чыгып китәсең бит!» — дип битәрли Миләүшә.
«Син миңа аны үзең бөтенесен җыйнап, кулыма тоттырырга тиеш! Кайчакта, менә монда ул, дип, бик белдекле кыяфәт чыгарып, китереп биргән сумкаң эчендә берни дә булмый, я ул әйбер бөтенләй машинада калган була», — дип җаваплый хатынына Данир.
Инстадуслары моңа каршы: «Өйдә дә нәкъ концерттагыча икән бит сезнең. Бөтен нәрсә дә тормыштан алына шул»; «Аңа шулай килешә дә, ул бит артист», — дип язган.
Кайберләре: «Мин генә шулайдыр дигән идем, минем кебек хатыннар бар икән, ирләрне садикка җибәргән кебек җибәрәбез»;
«И, кызлар, кием ни ул, минеке холодильникны ачып алып та ашамый, тапмый, син алып бирсәң, тәмлерәк, дип көтеп утыра»;
«Мин кайвакыт хәтта исемне дә хатыннан сорыйм», — дип язган берәү.
Бу язганнарга нокта куеп, бер ханым: «Бездә алай түгел! Ирем дә, балалар да үз әйберләренең кайда икәнен беләләр. Һәр әйбернең үз урыны бар», — дип Миләүшәгә теләктәшлек белдерә.
Бу хакта "Интертат.ру" яза.