Сәхнә йолдызлары аның 750 мең сумлыгын тага.
Күптән түгел Америка йолдызлары пляжга билләренә нәзакәтле чылбырлар тагып чыга башлаган. Популяр җырчы Бейонсе беренчеләрдән булып корсагын браслет белән бизәгән. Аны кабатлап, супермодель Белла Хадид Миконос утравында ял иткән вакытта биленә 11,8 мең долларга (755 мең сумга якын) нечкә генә бриллиант чылбыр тагып чыккан. Моннан тыш, декабрьдә ул Инстаграмда үз дизайны белән эшләнгән алтын чылбырын күрсәткән. Модель һәм эшкуар Кайли Дженнер да бу модага ияргән. Соңгы вакытта ул үзенең пляж киемен бриллиант ташлар белән бизәлгән алтын чылбыр белән тулыландырган.
Чит илдә популярлашкан бу моданы безнең йолдызлар да күтәреп алырмы? Шунысы кызыклы, Русия модельләре һәм артистлары да билләренә машина бәясенә торырлык чылбырлар тагармы икән?