+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 гыйнвар 2020, 06:00

Илсөя сарык бүләк иткән?

Әйе, кемгә бит әле! Халык артистының туган көненә!

Әйе, кемгә бит әле! Халык артистының туган көненә!

Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Уразовага сарык бүләк иткән. Җырчы әйтүенчә, Уразовага чын сарык бүләк итү идеясе Гүзәлнең узган туган көнендә барлыкка килгән.
Бер ел элек «Пирамида» сәхнәсендә Зинира белән Ризат Рамазановлар себерке бүләк иткән чакта Илсөя «Мин икенче елга сарык бүләк итәчәкмен», дип әйтеп ташлаган булган. Сүзендә торган!

«Рәхмәт, бүләгең өчен, Илсөя. Тик бер соравым бар: ни өчен сарык соң?» дип сораган Гүзәл. «Башыма ни килде, шуны әйттем инде. Сыер, дисәм - зур булыр, тавык, дисәм - бәләкәй», — дип җаваплаган Илсөя.

Илсөянең бу сүзен Гүзәлнең тамашачылары да исендә тоткан булган. «Ну, сүзендә тора бу Илсөя!», — дип гаҗәпләнеп язган алар. «Тәкә булса, яхшырак булыр иде», — дип тә язучы булган.

РФ Кинематографистлар берлеге әгъзасы Миләүшә Айтуганова исә Гүзәл Уразованы кинода төшерергә вәгъдә иткән. «Туган көнең белән, Гүзәл! Давай мин сиңа "кинога төшерәбез" дип вәгъдә бирәм, ә?», — дип язган ул җырчыга. «Рәхмәт, Миләүшә Ләбибовна, ничә ел көтәсе булыр микән?» — дип сораган Гүзәл.

Бу фикер җырчының тамашачыларына да ошаган булса кирәк. «Кинода күрәсе иде сине» дип язып куйган алар.
Бу хакта "Интертат" язган.
Читайте нас