+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 гыйнвар 2020, 11:30

Ладамир һәм Феоктисталар тиздән мәктәпкә бара...

Яшь әти-әниләрнең фантазиясенә исең-акылың китәр.

Яшь әти-әниләрнең фантазиясенә исең-акылың китәр.

Бердәм ЗАГС реестры мәгълүматларына караганда, үткән елда Русиядә яңа туган сабыйларга сирәк һәм беренче карашка сәер яңгыраучы исемнәр кушылган.
Мәсәлән, малайлар арасында Порфирий, Властислав, Посейдон, Елисей һәм Ладамир булса, кызлар арасында Милорада, Феоктиста, Златослава, Капитолина, Сентябрина, Матрена һәм Дива кебек исемнәр булган. Бу хакта “Интерфакс " хәбәр итә.

Былтыр иң популяр ир-егетләр исемнәре Артем, Александр, Михаил һәм Иван булса, хатын-кызлар арасында София, Виктория, Анна, Мария һәм Алисә исемнәре бик еш кушылган.

Моннан тыш, реестр мәгълүматлары буенча, Русиядә 2018 елдан башлап малайлар кызларга караганда (51,45 процент) күбрәк туа.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас