Дөньяда могҗизалар булмый димәгез. Сирәк булса да Җир шарында гаҗәп вакыйгалар була. Мәсәлән...
Төньяк Каролинада яшәүче 42 яшьлек Скотт Мели коточкыч автоһәлакәткә эләгә һәм могҗиза белән исән кала. Ләкин ир көчле депрессиягә бирелә, аны бернәрсә дә кызыксындырмый башлый.
Бервакыт урамнан үтеп барганда ул рәссамнар өчен кибет күрә һәм кайбер кирәк-яраклар алырга була. Гаҗәп, кулына моңача буяулар һәм пумала тотып та карамаган Скотт искиткеч матур рәсемнәр ясый башлый! Моңа кадәр аның рәсем ясауга сәләте бик йомшак була.
Скотт Мели әйтүенчә, автоһәлакәткә кадәр ул акча эшләү белән генә кызыксынган, дуслары да күп булмаган. Хәзер аның тормышы кискен үзгәргән. “Әйтерсең яңадан тудым!” – ди ул.