Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгатендә "Ачык интернет" проектын әзерләргә һәм тормышка ашырырга тәкъдим итте. Проект бөтен Русиядә социаль әһәмияткә ия интернет-сервисларга бушлай керү мөмкинлеген күз уңында тота.
Мондый сервисларны кулланганда интернет-трафик өчен түләргә туры килмәячәк.
Русиянең иң зур провайдеры "Ростелеком" Президент башлангычын хуплады.
Фото: РИА Новости сайтыннан.