+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
16 гыйнвар 2020, 12:40

Келәмгә... кияүгә чыккан

Сез дә дөньяда акыллы кешеләр юләрләргә караганда күбрәк дип уйлыйсызмы? Бу - бик бәхәсле мәсьәлә. Чөнки акыллы дип саналган кешеләрнең дә сәер-сәер гамәлләр кылуы хакында ишетелеп тора. Шунысы кызык – аларның бу эшләрен акыллылар сафында йөрүче башка бик күпләр дә хуплый. Мәсәлән...

Англиядә яшәүче Бекки Петухова бер ел элек күңеленә бик ошаган матур келәм сатып ала. Ул аны чиста һәм матур тоту өчен бик күп вакытын сарыф итә башлый, хәтта йөрәк серләрен дә аның белән “бүлешә”...
Дусларына да яраткан келәме хакында еш сөйли. Нәтиҗәдә, дуслары аңа... келәменә кияүгә чыгарга киңәш бирә. Бекки шулай итә дә!
“Туй” келәмне сатып алган кибеттә үткәрелә. Бекки матур туй күлмәге кия. Барлык чыгымнарны келәмнәрне чистартучы оешма үз өстенә ала. Бекки “аларны үлем аерганчы” келәм хакында кайгыртырга һәм яратырга вәгъдә бирә. Дуслар, бергә җыелып, бик матур күңел ача.
Менә шулай, кызлар, кияүгә чыгарга кандидат юк дип кайгырмагыз...
Читайте нас