+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 гыйнвар 2020, 12:35

“Иди на...” дип язылган кофта халыкка бик ошаган...

Җырчы карага ак белән язылган юлларның мәгънәсен үзе аңлады микән?

Җырчы карага ак белән язылган юлларның мәгънәсен үзе аңлады микән?

Япониянең популяр җырчысы Аюми Хамасаки Trouble Tour туры вакытында урысча сүгенү сүзе язылган кофтада чыгыш ясаган. Фото артистканың рәсми Инстагам аккаунтында барлыкка килде.

41 яшьлек җырчы сәхнәгә грузин дизайнеры Демна Гвасалиянең Vetements брендыннан булган худи яисә кофта киеп чыккан. Карага ак белән “Иди на...” дип язылган бу кофта халыкка бик ошаган, күрәсең. Шушы фото социаль челтәрләргә эленү белән 60 мең лайк җыйган.

Әйткәндәй, Аюми Хамасаки Япониядә иң популяр җырчыларның берсе булып санала. Аның сингллары һәм альбомнарын сату 46 миллион сумга якын акча китергән, бу Япония тарихында дүртенче нәтиҗә булып санала. Моннан тыш, Хамасаки илдә “Япон поп-музыкасы императрицасы " дигән исемне йөртә.
Фото: lenta.ru
Читайте нас