Күптән түгел җырчы Ольга Бузова күренекле блогер Давид Манукян белән бергә яши башлаган иде.
Шулай ук, Давид белән Ольга Таиландта ял итеп кайтканнар. Анда да егете Бузованың акчасына ял итүе беленде. Шулай ук, Рopcake.tv басмасы белдерүенчә, алар арасында низаг килеп туган. Җитмәсә, Давид Бузованы тукмаган да, имеш. Үзләре алар бу турыда бер сүз дә әйтми.
Интернет челтәрендә йоздызлар бергә төшкән фотоларын урнаштыра. Давид "Инстаграм" социаль челтәрендә ялларда төшкән фотоларны бастыра һәм Ольганы яратканын белдерә. Әмма Ольга гына "Инстаграм" челтәреннән өч көнгә югалган. Моңа кадәр ул да анда Давид турында гына сөйли иде.