Роман Абрамовичның элекке хатыны икенче миллиардер белән яши.
Миллиардер Роман Абрамовичның элекке хатыны Дарья Жукова Греция миллиардеры Ставрос Ниархоска кияүгә чыккан. 6,5 миллион долларга төшереп туйны Швейцариянең Санкт-Мориц дип аталган курорт шәһәрендә үткәргәннәр. Тантанага кунак итеп Британия принцессасы Беатриса, дизайнер Стелла Маккартни, актриса Кейт Хадсон, супермодель Карли Клосс һәм башкалар чакырылган иде, дип яза Daily Mail.
Дарья Жукованың Роман Абрамовичтан кызы һәм улы бар. Абрамович белән Жукова 2017 елда аерылышкан иде. Ставрос Ниархос исә әлегә кадәр өйләнмәгән булган.