Моның сере басмаханә технологияләренә бәйле.
Тулысынча китап һәрберсе сигез битне берләштергән дәфтәр рәвешендәге блоклардан тора. 17нче бит – икенче блокның беренче бите.
Китапны, гадәттә, башыннан актара башлыйлар, шуңа да беренче блок иң күп каралучы һәм укылучы санала. Шул сәбәпле, биредәге битләр тиз таушала, блок тулысынча югалырга да мөмкин. Шуңа да китапханә штампын 17нче биткә сугу хәерле.
Штамп сыйфатлы кәгазьдә басылган затлы китапларның 33нче битенә дә сугылырга мөмкин. Өченче блокның беренче бите ул.