+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
21 гыйнвар 2020, 07:10

Кәбисә елында 8 гамәлдән тыелыгыз

Дүрт елга бер килүче ел башкаларыннан аерыла – ул бер көнгә озынрак. Аңа бик күп негатив сыйфатлар “тагалар”. Ышану-ышанмау – һәркемнең шәхси эше, ләкин борынгылар озак еллар исбатлаган кайбер сынамышларны белеп, бераз сак булсак, комачауламас.

29 февраль – елның иң “куркыныч” көне санала. Бу көнне иртә торырга һәм таң атканчы өйдән чыгарга киңәш ителми.

Кәбисә елында күченергә ярамый. Никадәр ераккарак күченәсең, шулкадәр куркынычрак икән.

Фатир, йорт сатып алу белән бу елны шөгыльләнмәү хәерле, диләр.

366 көнлек елда кыйммәтле әйберләрегезне сатмагыз. Мәсәлән, машина, фатир һәм башкалар. Отылуыгыз ихтимал.

Йорт хайваннарын сату һәм сатып алу белән дә шөгыльләнергә ярамый икән.

Бакчачылар гаҗәпләнер, ләкин нидер утырту белән дә артык шөгыльләнмәскә киңәш ителә.

Урманда гөмбә, җиләк, үләннәр җыю белән дә мавыкмаска, имеш.

Җирдә ниндидер түгәрәк формасында әйбер тапсагыз, алмагыз! Хәтта кыйммәтле булса да...

Ә менә Шотландиядә нәкъ 29 февральдә генә хатын-кыз ир-егетләргә тәкъдим ясый ала икән. Әгәр ир кеше бу тәкъдимне кабул итмәсә, штраф түләргә тиеш...
Читайте нас