+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
21 Января 2020, 08:55

Йолдызнамәнең иң үчле билгеләрен беләсезме?

Иң яхшы үч алу – гафу итү, диләр. Ләкин һәркем дә алай итә алмый шул. Кайберәүләр күңелендәге үпкәне еллар буе саклап йөртә. Кемнәр алар?

Иң яхшы үч алу – гафу итү, диләр. Ләкин һәркем дә алай итә алмый шул. Кайберәүләр күңелендәге үпкәне еллар буе саклап йөртә. Кемнәр алар?
Бизмән бу исемлектә очраклы гына, дисәк була. Ул ачу саклый торган түгел, ләкин үз күңелендә “казынырга” ярата. Ә анда кайчакта әллә кайчан (бәлки балалар бакчасында!) үпкәләткән кешеләр барлыгы да ачыклана...
Укчы үзен үпкәләткәннәрне гафу итми, ләкин озак ачу сакламый. Аның үпкәләтүчесенә “җавабы” тиз бирелә. Һәм онытыла да.
Балыкны үпкәләтүчеләр аны җитди кабул итмәсәләр, ялгышалар. Ул, Укчы кебек, ачыктан-ачык җавап бирмәячәк, ә озак вакыт дәвамында “шыңшып”, үпкәләтүчесенең теңкәсенә тиеп газаплаячак.
Кысланы рәнҗетмәгез. Ул теләсә дә аны оныта алмый. Еллар буе күңелендә җыеп килеп, нәрсәгә үпкәләгәнен онытырга мөмкин, ә менә кемгә үпкәләгәнен оныта алмый...
Кыз билгесендә туганнарны үпкәләтү бик җиңел. Аеруча алар үзләрен тәнкыйтьләгәнне яратмый. Тәнкыйтьләдегез икән, алар тарафыннан киләчәк күңелсезлекләргә әзер булыгыз.
Иң үчле билге – Чаян. Ул беркайчан да беркемне дә гафу итми. “Үч – салкын ризык” принцибы буенча яши. Әгәр сез Чаянны үпкәләттегез, ә ул җавап итеп елмаеп кына куйды икән, һич тә тынычланмагыз, ул инде үч алу планын җентекләп әзерли башлады...
Читайте нас