+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 гыйнвар 2020, 11:10

Кемнең самавыры тизрәк кайный?

Самавыр чәенең тәмен онытмаган кешеләр бар икән әле! Бүздәк районының Канны-Төркәй авылы мәдәният йортында үткән кичә моны янә бер кат раслады

Халык йолаларына багышланган бәйрәм күмер самавырлары күргәзмәсеннән башланды. Авылда мондый самавырларны саклап калган гаиләләр бихисап булып чыкты. Күрсәтелгән самавырлар арасында 10 литрлылары да бар иде.

Бәйрәм бәйгесез булмый. “Кем самавырны тизрәк кайната” конкурсында өч остабикә катнашты. Алар арасында җиңүче булып Гөлшат Нәбиева танылды. Оста хуҗабикәнең самавыры 20 минут дигәндә кайнап та чыкты. Ул, әлбәттә, бәйрәм кунакларын чәй белән сыйлады.

Кичәдә чәйгә багышланган җырлар да яңгырады. Шуларның берсен - “Их, самавыр чәйләре!” дип аталганын - мәдәният йортының “Заһидә” халык ансамбле бәйрәмгә махсус багышлап иҗат иткән.
Фото "Бүздәк яңалыклары" гәзите сайтыннан.


Читайте нас