+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
25 гыйнвар 2020, 06:29

Безнең Прошка тагын бай түтәй тапкан

Мәшһүр пионист Виталина Цымбалюк-Романовскаяны кем алмаштырган?

Мәшһүр пионист Виталина Цымбалюк-Романовскаяны кем алмаштырган?

«Фабрика Звезда-6» проекты финалисты Прохор Шаляпин узган ел азагында Армен Джигарханянның элеккеге хатыны Виталина Цымбалюк-Романовская белән мөнәсәбәтләрен өзүен әйтте. Шушы көннәрдә интернетта 36 яшьлек артистның яңа мәхәббәтен очратуы турында мәгълүмат пәйда булды - аның сөеклесе Канададан Татьяна исемеле адвокат компанияләре челтәре хуҗасы булуы ачыкланды.

Ул - кырыктан аз гына өстә ханым икән. Әле алар Тын океан буйлап круиз лайнерында сәяхәт итә — мондый ләззәт җиде мең долларга якын бәяләнә. Күптән түгел аларны Лос-Анджелесның иң затлы кунакханәләренең берсендә күргәннәр. Анда иртәнге ашсыз гадәти номер тәүлегенә 42 мең сум тора. Ә Шаляпин сөеклесе белән люкс номерында сигез көн яшәгән, аның өчен тәүлегенә 80 мең сум акча түләнгән, дип яза «Комсомольская правда».

Берәрегез бу "Шаляпин варисы"ның җырлаганын ишеткәне бармы ул, дуслар?..



Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас